буыннан буынга милли мирас
Предзаказ
Бренд белән танышу
Balakaem - яңа буын татар балалар нәшрияты: заманча, җылы, гаилә өчен.
Ул бала белән ярату һәм хәтер телендә сөйләшә.

Без туган телне көндәлек тормышның бер өлешенә әверелдерә торган китаплар, уеннар һәм вакыйгалар иҗат итәбез.
Без халкыбызның мәдәни байлыгын яңадан күз уңыннан кичерәбез. Аны өйрәнү генә җитми, ә ярату кирәк.
Balakaem безне әти-әниләребез һәм өлкән буын кешеләре белән бәйли торган җепне саклап калу ниятеннән туды. Минем өчен балаларымның туган телне аралашу чарасы буларак кына түгел, ә кул җылысы, төнгә сөйләнгән әкият һәм йөрәктән йөрәккә, буыннан буынга күчеп килгән хәтер итеп тоюы мөһим.
Диана Тимерҗанова
проектка нигез салучы
Безнең кыйммәтләр
Гаилә – ул нигез. Безнең китаплар буыннар арасын якынайта. Гореф-гадәтләр табын артына бергә җыелганда, әкиятләрдә, гаилә тарихларында саклана. Безнең китаплар – бергә булу һәм кем икәнлегебезне истә тоту өчен бер сәбәп.
Милли мирас. Безнең басмалар белем бирүне генә түгел, ә туган тел, гаилә, гореф-гадәтләр һәм ата-бабаларыбыз белән тирән эмоциональ бәйләнеш булдыруны да максат итеп куя.
Тел – ул бишек. Тел – ул сүзләр генә түгел, ул – сабый үсә торган йорт. Без җиңел һәм җылы итеп, көндәлек мизгелләр аша туган телебезне гаиләгә кайтарабыз.
Эстетика – ул ярату теле. Эстетика, детальләр, материаллар, төсләр, иллюстрацияләр – гореф-гадәтләрне һәм туган телне җанлы, аңлаешлы һәм матур итеп чагылдыра.
Милләт туган тел яшәгәндә яши. Татар телен саклау безнең төп миссияләребезнең берсе, чөнки ул – мәдәни үзенчәлек, халыкның рухи мирасы һәм тарихи хәтеренең нигезе. Ул – үткән, хәзерге заман һәм киләчәкнең бәйләнеше.
Камилә Юлдашева, проектка нигез салучы
Китап
“Минем беренче Сүзләрем”
Игрушка Лошадка из премиального дерева “Балакаем”
Стикерпак
“Үскәнем”
«Минем беренче сүзләрем» алфавиты
Тиздән сатуга чыгачак
Футболка
Тиздән сатуга чыгачак
Буягыч
Тиздән сатуга чыгачак
Тиздән сатуга чыгачак
Бүләк җыелмасы
Заявкагызны калдырыгыз һәм без, һичшиксез, сезнең белән элемтәгә керербез
Заявкагызны калдырыгыз һәм без, һичшиксез, сезнең белән элемтәгә керербез
Оставьте заявку, и мы обязательно с вами свяжемся
"Минем беренче Сүзләрем"китабы
Бу визуаль сүзлек, анда һәр куш бит мөһим темага багышлана: азык-төлек, йорт, хис-тойгылар, табигать, гаилә. Алар гади генә сүзләр генә түгел, ә сөйләшү, искә төшерү, тоеп карау мөмкинлеге.

Һәрбер китап йомшак мамык тышлыкта тәкъдим ителә, без аны татарларның китапка карата сакчыл мөнәсәбәте белән илһамланып эшләдек. Бу гадәти сатып алу гына түгел, ә яратуыңны белдерү.
Оставьте заявку, и мы обязательно с вами свяжемся
Бүләк җыелмасы
Китап «Минем беренче сүзләрем»
•Стикерпак
Чын агачтан эшләнгән «Ат» уенчыгы
Оставьте заявку, и мы обязательно с вами свяжемся
«Үскәнем» стикерпагы
Balakaem идеясе белән берләштерелгән наклейкалар җыелмасы. Без татар гаиләсендә балачак белән бәйле беренче бәйләнешләрне тупладык һәм аларның мәгънәсен ачып бирә торган наклейкалар җыелмасын булдырдык. Монда дәү әниләрнең мөрәҗәгать итеп эндәшүләре, урманда һава сулап йөрүләр һәм дәү әти әкиятенең башлам өлеше бар.
add
ООО "БАЛАКАЕМ"
ИНН 1655501514
balakaem.info@gmail.com
+7 (960) 066 30 52
Социаль челтәрләр
Социаль челтәр Россия территориясендә экстремистик дип танылган һәм тыелган МЕТА компаниясенә карый